Экспресс хәбәрләр

Чаллыда фильм төшерәчәкләр

Аны җәйгә планлаштыралар.

Журналист, язучы Шамил Идиатуллинның “Город Брежнев” романы буенча фильм төшерәчәкләр. Бу хакта “ТАСС” (Россия дәүләт федераль мәгълүмат агентлыгы) хәбәр итә. Романда 80нче еллар сурәтләнәчәк. Бу - шәһәрдә җинаятчел төркемнәр оешкан вакыт. 

Фильм 8 сериядән торачак. Анда 15 яшьлек Артур Вафин исемле яшүсмернең тормыш юлы күрсәтеләчәк. Ул җинаятчел төркемдә тормый. Әмма төрле авырлыкларга очрый һәм аннан чыгу юлын эзли. 

Фильмны Чаллыда җәй көне төшерә башлаячаклар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фильм

Нет комментариев