Экспресс хәбәрләр

Чаллыда иң популяр спиртлы эчемлек нәрсә?

2022 елда азрак эчкәннәр.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина дүшәмбе киңәшмәсендә узган елда шәһәрдә 41 млн литрга якын сыра сатылуын хәбәр итте. Бу 2021 елга караганда бераз кимрәк икән.

Чаллыда республикада җитештерелгән 12,5 млн литр сыра сатылган. Сыра базарының 31%ы Чаллы җитештерүчеләренә туры килә. Шәһәр халкының 16%ы Чистайның «Белый Кремль», 7%ы Чаллының  «Булгарпиво» һәм Казанның «Аб ИнБев-Эфес» сырасына өстенлек биргән. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спиртлы эчемлекләр

Нет комментариев