Экспресс хәбәрләр

Медицина колледжында яңа директор

Моңа кадәр ул Казан федераль университетының Чаллы филиалында директор урынбасары булып эшләгән.

Дүшәмбе киңәшмәсендә медицина колледжының яңа директорын тәкъдим иттеләр. Ул – Ирина Ефимовна Нургатина. Моңа кадәр Казан федераль университетының Чаллы филиалында директор урынбасары булып эшләгән.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев аның турында: «Әзерлекле, идарә эше буенча тәҗрибәсе җитәрлек, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша торган җитәкче», – диде. Ул шәһәргә сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар әзерләүдә хакимият ярдәм итәр дип ышандырды. «Анда эшләр җитәрлек. Матди-техник база бар, коллектив яхшы. Уңышлар сезгә», – диде мэр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев