Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

Өлешчә мобилизация чорында Россия чикләрен ябу турындагы сорауга ачыклык керттеләр

Хәзерге вакытта бу хакта карар кабул ителмәгән.

Россиядә өлешчә мобилизация кертелү сәбәпле, чикләрне ябу турында бернинди карар да кабул ителмәгән. Бу хакта журналистларга Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».

«Миңа бу турыда бернәрсә дә билгеле түгел. Хәзерге вакытта бу хакта карар кабул ителмәгән», – диде ул, дип яза «РИА Новости».

Кичә хәрби хезмәткә чакырылыш яшендәге россиялеләргә илдән китүне тыярга дигән тәкъдим белән Федерация Советында чыгыш ясадылар. Кырым сенаторы Сергей Цеков белдерүенчә, медицина күрсәткечләре буенча һәм хәрби хезмәттән сәламәтлеге буенча кичектерелгән очракта гына илдән чыга алу турындагы яңа кагыйдәләр кертелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт