Гошер көне традиция буенча сентябрьнең соңгы шимбәсе була. Быел ул 24 нче сентябрьгә туры килә.
Татарстанда Диния нәзарәте инициативасы белән гошер сәдакасы җыю һәм аз керемле кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе башланды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәйрия кампаниясендә катнашырга һәм ярдәм алырга теләгән кешеләргә мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры: 8(843) 225-33-22. Аның буенча мохтаҗлар реестрына кертү өчен мөрәҗәгать итәргә була (керемнәр турында белешмә күрсәтергә кирәк булачак).
Нет комментариев