Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Иҗат сәхифәсендә - яшь автор Лилия Гыйбадуллина (+шигырьләр)

Татарстан китап нәшрияты яшь авторларның шигырь җыентыкларын тәкъдим итте. «Яшь шагыйрь, язучылар өчен үз китабыңны булдыру — зур вакыйга, бүгенге чара аларга киләчәктә дә туктап калмаска, иҗат итәргә омтылыш бирсен иде», — диде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры һәм идея авторы Илдар Сәгъдәтшин.

Татарстан китап нәшрияты «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасы янындагы «Әдәби кафе»ның җәйге аланчыгында яшь авторларның кесә китабы форматындагы шигырь җыентыкларын тәкъдим итте. Алар, безгә шигырьләре аша таныш: Алмаз Мансуров, Булат Ибраһимов, Гөлназ Газизова, Ләйлә Хәбибуллина һәм шәһәрдәшебез  Лилия Гыйбадуллина.
Әлеге куен китабы Лилия Гыйбадуллинаның 4нче шигырьләр җыентыгы. Анда аның өр яңа иҗат җимешләре тупланган. 
“Киеренке, тиз агышлы заманда яшибез. Кешенең күңеленә ял җитми. Ә ялны ул матурлыктан, җырдан, шигърияттән ала. Нәкъ шушы паспорт калынлыгындагы куен китабы бүгенге заманга бик тә туры килә. Мондый китап барыбыз өчен дә зыялы юлдаш. Ә инде китап чыгу каләм әһеле өчен иң олы куаныч,”- ди шагыйрә, журналист, тәрҗемәче, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Лилия Гыйбадуллина.
Бер мең данә нәшер ителгән китапларны Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә һәм авторның үзеннән алып укырга була. 

Белешмә өчен. Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина (Сираева) 1987 елның 22 мартында ТАССРның Актаныш районы Әҗмәт авылында туган. Әдәби иҗат белән мәктәп елларыннан шөгыльләнә. 2004 елда «Мәгариф» нәшриятендә аның «Мин бәхетне күрәм!..» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. Шушы ук елны, Актаныш районы Такталачык урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлап, ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. Студент елларында университетның әдәби-мәдәни тормышында актив катнаша, «Әллүки» иҗат түгәрәге әгъзасы була, «Тәрәзә» татар студентлары газетасын чыгаруда катнаша.   
2009 елдан Л.Гыйбадуллина – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2010 елда аның «Тынлык кайтавазы» дигән икенче китабы дөнья күрә. Әсәрләре даими рәвештә вакытлы матбугатта басылып килә. Л.Гыйбадуллина –  «Белла» халыкара әдәби премиясе лауреаты. Шигырьләре рус, якут, әзербәйҗан телләренә тәрҗемә ителгән, төрле антологияләрдә һәм җыентыкларда дөнья күргән. 2018 елда Татарстан китап нәшриятендә Лилия Гыйбадуллинаның «Кайту» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга һәм укучылар, җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителә, «Ел китабы – 2020» бәйгесендә 2 урын ала. Әлеге китап буенча фильм-поэма төшерелә (режиссеры – Гөлчәчәк Шәйхетдинова). 
Л.Ф.Гыйбадуллина Яр Чаллы шәһәрендә яши. «Мәйдан» журналында поэзия бүлеге мөхәррире булып эшли. Бүген "Шигърият" сәхифәсе кысаларында яшь авторның кайбер шигырьләрен бастырабыз. 

Мин монда булмадым

Вакыт кәүсәсендә яңа буын,
Яңа уем, яңа кешесезлек.
Мин синеңме углың, газиз токым?
Үксезлекнең богауларын өзеп,
Кочаклыйсы килә безгә язган
Нигез ташын, кайтып ят яклардан.
Без генәме сагынудан сызган?
Без генәме җанын канатмаган?..

Иртәләре хыял тулы җирнең.
Өзелергә тора чылбырлары.
Мең гасырлык вакыт кабыгында
Кем җырлары анда? Кем еллары?

Яңа кешесезлек, яңа буын
Китеп бара, таптап нигез ташын.
Мин синеңме углың, газиз токым?
Эндәшмисең. Бәлки, шулай яхшы…

Таныйсыңмы мине, мин таң булып,
Хыял булып, бер уянган идем.
Уем булып вакыт кәүсәсенә,
Җырың булып, бер уелган идем.

Хәтер — туфрак. Шул туфракны кеше
Таптап китә, гөл утырта, оя кора,
Иген игә, сата, зират итә…
Уза тора, бары да туза тора.

Яңа кешесезлек, яңа буын…
Бу туфракта инде яңа уен.
«Мин — мин түгел, мин монда булмадым!» – 
Вакыт кәүсәсендә яңа уем. 

Газап

Үзәннәрдә үксез өзәңгеләр,
Өзелергә теләп, өзгәләнә.
Әрнүләре, киләчәккә күчеп,
Җилләр булып, безнең йөзгә бәрә.

Авыр, авыр... Безгәме соң кыен
Бу сөрәннең ятим ихласлыгы?
Безне юллар көтә, алсу таңнар,
Кылганнарны юар таңнар чыгы.

Читекләргә, итекләргә безнең
Сарыла бар да:
Пычрагы да хагы...
Өзәңгеләр өзгәләнә канда,
Давыл булып өзгәләнә тагын.

Без – җәяүле җайдак токымыннан,
Иярләрдән төштек, калды атлар.
Яңагына чаптар ялын терәп,
Иркәләнә булыр хәзер ятлар.

Җәяүлегә үрләр менү кыен,
Җәяүлегә авыр дөнья кичү.
Иң хәтәре – җәяү яшәүләрең
Тәкъдир булып, каннан канга күчү...

Хәтер сыкрый. Зарлы авазлары
Хурлык булып безнең йөзгә бәрә.
Үзәннәрдә үксез өзәңгеләр
Өзелердәй булып өзгәләнә…


Чыбыркы

Иркә малайлары йоклый әле
Җиңгиләрнең, күрше апаларның.
Агыйделдән кояш күтәрелә,
Кояш күтәрелә әнә тагын.
Күзләремнән йокы сөреме дә
Таралмаган килеш атлап барам.
Үзем атлыйм, үзем ярымчабам,
Юк, ярамый, соңга калмам, калмам!
Чыбыркымның сабы сабыр гына
Капкаларга шакып-сугып куя.
Сөт исенә ябынып, таңгы авыл
Көтүлеккә сыерларын куа.
Кайсы җиңги тиргәп каладыр да,
Кайсы авырсулап ала бугай.
Кайбересе, көндәгечә инде,
Бераз гына йоклап кала – була.
Усал җиңгиләрдән сыерларын
Азат итеп, ары алып китәм.
Ияк кагып кына сәлам биреш,
Безне көмеш чыклы җәйләү көтә.
«Сул аягың җиргә ныклап терә,
Чыбыркыңны уң кулыңа, ипләп...»
Көтүлектә шартлый кыюсыз чаң,
Галәм хәтеренә аваз киртләп.
Тагын, тагын… Елан төсле ыслап,
Чиелдатып шартлый чыбыркым ла.
Мин җәйләүдә. Мин көтүче бүген.
Әткәм чыбыркысы – минем кулда.
Суырылып кала кылган-үлән,
Сыдырылып кала иртәнге күк,
Мең нур булып чәчри садә чыклар...
Ул таңнарны мәңге онытмам күк.
«Аягыңны җиргә ныклап терә,
Җиргә таян, каты басып йөре»
Чыбыркысы бүген минем кулда,
Мин – җиһанның бүген бердәнбере!..
Мәхлүк сыерлар да мөлдерәмә
Сынап карый сыман. Җәйге челлә.
Тау итәге тулып җиләк пешә,
Күк түренә тургай җырын элә.
...Аңа кадәр, аннан соңгылары –
Бер төш кенә гүя, бер саташу.
Тугай буйлап мин чыбыркы эзлим,
Үзәгемдә кайный кыргый ярсу.
Агыйделдән кояш һаман шулай
Күтәрелеп, түбән тәгәридер.
Мин күптәннән инде җәйләвемнең
Чык уяткан бердәнбере түгел.
«Сул агың белән ныклап терәл,
Уң кулыңа нык тот чыбыркыңны...».
Чәчрәп оча төнге бимазалар,
Бу – яшәүнең иң газизе, чыны.
Аңа кадәр, аннан соңгылары –
Җәйләүләрнең иркә чыгы сыман.
Көтү көткән үксез үзәнемдә
Сагышларны тышауларлык томан… 


Иртән

Бербөтен җиһаннның мең телем өметен
Син узар сукмакта калдырам.
Син әле йоклыйсың, мин инде зарыгып
Син үтәр көннәрне сагынам.

Сагынам җилләрнең таң белән исүен,
Тибрәтеп тәрәзәң пәрдәсен.
Син әле белмисең,
Синең һәр карашың – 
Күңелгә иң газиз бер рәсем.

Бербөтен гомернең мең өлеш җылысын
Калдырам син узар юлларда.
Таңнарда уянып, дөньяга куанып,
Чыгарсың бәхетең юлларга.

Багарсың күкләргә, йолдызлар күзләрсең,
Кып-кызыл алмалар өзәрсең.
Эзләрсең, табарсың, сер булып тамарсың,
Җуярсың һәм кабат эзләрсең.

Уң булсын бу җирдә син табар, син багар
Һәр йолдыз, һәр тараф, һәр болын.
Юлыңа җанымның җылысын түшәдем,
Аңла һәм югалтма син, Улым!

Тыңла әле

Җыерчыклы җылы кулларына
Елышкан күк иде пычкы сабы.
Әйдүк, кызым, диеп ымлады ул,
Иярдем мин – тугыз яшьлек сабый.

Ике яклы кул пычкысы белән
Ипләп кенә икәү агач кистек.
Дөнья түп түгәрәк сыман иде,
Түп-түгәрәк үзе, үзе китек…

Сөйләшмәдек. Агач пышылдады.
Ишетмәдек – сабый белән карый.
Дөньялыкка тын җылысын бөркеп,
Өстебездә көзге кояш карый.

И сөйләде мыжык зарын агач,
Тирәбездә көмеш тоҗыр очты.
Бүрәнәнең зарын тыңлап кына
Кисә бирде ике яклы пычкы.

«Сөйләр сүзең көмеш булса мәгәр,
Дәшми торуларың – алтын, балам...»
Әбкәй алдан атлый, мин артыннан,
Чыбык-чабык җыеп, тыңлап барам.

Морҗалардан күтәрелде төтен,
Дөньялыкка эңгер-меңгер иңде...
Сүз сөйләүче күп тә, тыңлаучы аз.
Тыңлыйк әле бераз, дисәм инде...

 

Соңгы тамчы

Болыннардан күксел күкрәү узган,
Соңгы тамчы тетри өрәңгедә.
Кичкырынлап яуган яңгырдан соң
Җәйләүләрдән күккә күтәрелә
Җир сулышы, җир җылысы, тыны.
Яшим дисең икән – яшә генә,
Бу – тормышның иң самими җыры.
Яңгырдан соң, җәйге яңгырдан соң,
Ерганаклар һәм чиләкләр тулып,
Изрәп ята әле бая гына
Күктә йөзгән ак канатлы болыт.
Яшим дисәң, яшә иркен сулап.
Һавасы соң – юкә балы сыман!
Кипкән икмәк тотып күрше карчык
Көтү каршыларга әнә чыга.
«Тәчтәй-тәчтәй» диеп, сөеп кенә,
Бөдрә йөнтәс сарыкларын сыйлар.
Буразналы учларында җирнең
Һәр сабые язмышына сыр бар...
Тугайлардан күксел күкрәү узган,
Ялгыш эндәшсәң дә өзелер сыман
Өрәңгедә калган өркәк тамчы.
Юкка юкса, дуамал җил тынган.
Җир сыйлана синең сулышыңа,
Җир сөенә синең сулышыңа.
Яңгыр булып ак болытлар ява,
Җир сыена синең булмышыңа!..
Тойсыннар, дип, табаннары белән,
Чылаткандыр инде чүәкләрен,
Кыз-кыркынның кер бавында калган
Шәлъяулыгын, зәңгәр күлмәкләрен.
Кибәргә дип элгән ак керләрен
Җәйге яңгыр юри чайкап куйган,
Гөл үстергән уңган киленнәрнең
Гөлләренә ак бөреләр уйган.
...Күкрәүләре белән узып киткән
Җиләк исле җәйге җылы явым.
Җир сыена сиңа, туфрак көтә
Яңгыр булып кайтуыңны тагын… 

фото: Илшат Солтанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырьләр