Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Дару үләннәрен җыеп калыгыз!

12 июльгә кадәр үләннең файдасы сабагында, Питраудан соң - тамырында, ди өлкәннәр. Җәйнең икенче аена да аяк бастык. Кыш көне бу нигъмәтләрнең берсен дә эзләп табып булмый. Шуңа да буш вакытларыгызда дару үләннәре җыеп калырга ашыгыгыз.

Шәһәрдәшебез Гөлзадә Нургалимова йогышлы авырулар вакытында профилактика өчен, авырагач та дару үләннәре белән дәвалана. Оныкларны дәвалаганда да күбрәк дару үләннәрен куллана. “Файда китерсен дисәң, дару үләннәрен вакытында һәм дөрес итеп җыярга да кирәк. Аларны сәнәгать предприятиеләреннән, шәһәрдән, трассалардан, чүплекләрдән, тимер юллардан кимендә 30 чакрым ераклыктагы җирдән җыярга тырышыгыз. Чөнки алар һавадагы, туфрактагы һәм судагы агулы матдәләрне үзләренә сеңдереп тора. Үләннәрне яки кичке якта – сәгать дүрт белән биш арасында җыегыз. Ә менә томанлы, яңгырлы көндә, чык төшкән вакытта җыюның мәгънәсе юк. Үләннәрне җыеп алгач ук, киптерү җаен карагыз, юкса аның сыйфаты начарланачак”, -ди ул.

Газета укучыбыз Венера Иванова яз җитүгә чәй һәм дару өчен үләннәр җыя башлый.

– Майдан кычыткан, ромашка, көтүче сумкасы, тузганак, сукыр кычыткан җыя башлыйм. Аларны киптерәм дә, уып банкаларга салып куям. Хәзер сары һәм зәңгәр мәтрүшкә өлгереп килә.

Шулай ук мунча себеркесе әзерләүнең дә иң кулай вакыты. Тукай районы Суыксуы авылында яшәүче Айдар Харрасов: “Себерке ясау өчен ботакларны иртән, чык кипкәнче җыярга ярамый. Төштән соң, көн сүрелә төшкәч – иң яхшы вакыт. Ботакларны урманнан, посадкадан кисәм. Үләннәрне 30 см итеп киссәм, себерке өчен аның озынлыгын 50-60 см итәбез," - ди.

Аңа Чаллыда яшүчеләр себеркегә заказны алдан биреп куялар. Аның үз клиентлары бар. Көненә – 50, хәтта 100 пар себерке бәйләргә дә туры килә икән аңа.

– Халык каен себеркесенә караганда имән себеркесен кулайрак күрә. Ул нык, берничә мунчага җитә, таралмый. Себеркене тоташ теге яки бу агач ботакларыннан гына бәйләмим. Арасына 1-2 сабак әрем һәм сары мәтрүшкә кыстырам, - ди Айдар. Ул себеркене кемгә бәйлисен белеп җыя. Хатын-кызлар себерке сабын кыскарак, ирләр озынрак калдыруны сорый икән. Себерке ботаклары җыю өчен иң кулай һава температурасы – 20-25 градус, ди. Эсседә, яңгырда себерке җыймыйлар.

– Себеркенең ничек саклануы көннең торышыннан тора. Питрауга кадәр һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт. Питраудан соң җыйган себеркенең сихәте дә юк, яфраклары да тиз коела, - ди әңгәмәдәшем. – Себеркене әрем, юкә, мәтрүшкә кушып бәйлим. Быел 40 пар саттым инде, тагын 7-8 кеше заказ бирде. Заказга булгач, себеркене бик сыйфатлы итеп бәйлим. Бер парын 100 сумнан сатам. Себеркене 1 июльдән җыя башлыйм.

Хәзер инде аның яфрагы коелмый. 22 июльдән соң кыраулар төшә. Аннан соң аның яфраклары коела башлый. Ул вакытта барлык үлән файдалы матдәләрен югалта.

Каен ботакларына имән ботаклары да кушам, сары мәтрүшкә, әрем кушып бәйлим. Әрем себеркесе йөрәкләрне ныгыта диләр.

Мәтрүшкәле себерке варикозлардан файдалы. Әрем яки мәтрүшкәле себерке пешергән суга аякларны тыгып утырсаң, аның тәме телдә беленә. Себеркенең сихәте зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дару үләннәре