1 июльдән йөклелекнең иртә срокларында исәпкә басканда пособие түләү тәртибе үзгәрәчәк
Яңалыклар тасмасы

1 июльдән йөклелекнең иртә срокларында исәпкә басканда пособие түләү тәртибе үзгәрәчәк

РФ Социаль иминият фондының ТР буенча 9 нчы филиалы хәбәр итә: 2021 елның 1 июленнән йөклелекнең иртә срокларында исәпкә басканда пособие түләү тәртибе үзгәрәчәк.

2021 елның 1 июленнән башлап йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга айлык пособие, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 26.05.20021 ел, 151 нче Федераль законы билгеләнгән шартлар үтәлгән очракта, хатын-кызның эшләвенә яки эшләмәвенә карамастан, РФ Пенсия фонды аша билгеләнәчәк һәм түләнәчәк. 
Реестрны формалаштырганда туган барлык сораулар буенча филиалның электрон адресына мөрәҗәгать итәргә була f9@ro16.fss.ru яки кайнар линия телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин: 8(8552) 71-28-26, 70-70-04.

http://nabchelny.ru/

Фото: imya-sonnik.ru
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңалыклар

Нет комментариев