Чаллыда 39 яшьлек ир-атны алдадылар.
39 яшьлек ир-ат онлайн-казинода уйнап, 1 мең сум акчасын югалта. Шул ул мизгелдә мессенджер аша аңа хәбәр килә. Консультантлар оттырган акчаны кайтарырга ярдәм итәргә тәкъдим итә. Сылтама җибәрәләр. Шәһәрдәш аңа басып, шәхси документ мәгълүматларын кертә, кайтарасы килгән сумманы яза. Әмма максатына ирешә алмый. Киресенчә, 400 мең сум акчасын югала. Мошенниклар белән эш иткәнен аңлап, ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә.
Мошенниклыкта гаепләнүчеләр эзләүдә. Аларга 5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Шунысы мәгълүм: шәһәрдәшнең картасыннан урланган акчалар Мәскәү, Липецк һәм Пенза өлкәләренә җибәрелгән.
Нет комментариев