Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иртүк киттеләр

100дән артык ир-егет хәрби хезмәткә чакырылды.

Бүген иртән «Энергетик» мәдәният сарае яныннан мобилизацияләнгән ир-егетләрне озаттылар. Ир-егетләрне озатырга, туганнары, дуслары, шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.

«Бүген республиканың, Чаллының иң яхшы ир-егетләре илебез чакыруын кабул итеп, гомуми кыйммәтләребезне сакларга китә. Хәрбиләребезне күңелдәге тынычсызлык белән озатабыз. Ватанга тугры хезмәт итегез. Без сезнең гаиләләрегезгә, балаларыгызга ярдәм итәрбез. Гаиләләрегезгә социаль ярдәмне шәһәр үз өстенә ала: балаларыгыз мәктәптә бушлай тукланачак, бакчаларга, секция, түгәрәкләргә бушлай йөриячәк. Эш урыннарыгыз сакланачак. Мэр һәм запастагы офицер буларак әйтәм: гаиләләрегезгә төрле яклап ярдәм итәрбез. Без сезнең белән горурланабыз. Барыгызның да исән-сау кайтугызны көтәбез. Хәерле юллар, сезгә», – диде мэр. 

Фото шәһәр сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина махсус операция