Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

11дән соң күңел ачу тыела...

Россия Президенты Владимир Путин ил буенча төнге 11дән иртәнге 6га кадәр күңел ачу чараларын, тамашаларны һәм җәмәгать туклану урыннарында хезмәтү күрсәтүне тыю турында боерык чыгарган иде.

Аның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау максатыннан, Чаллы хокук сакчылары шушы көннәрдә күңел ачу биналарына рейд үткәрде. Нәтиҗәдә алар ил башлыгының карарына колак салмаучы берничә урынга тап булды. Аларның берсе Шамил Усманов урамында урнашкан караоке-клуб. Бина 11 тулып 20 минут киткәннән соң да үз эшен дәвам иткән.  Тынычлык проспектында урнашкан компьютер клубында да шул ук хәл күзәтелгән. Әлеге очраклар буенча бина администраторларына карата беркетмә төзелгән һәм штраф күләмен билгеләү өчен судка җибәрелгән. Физик затлар өчен аның клүме 1 меңнән 30 мең сумга кадәр.
 

Фото: facte.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ограничения