Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

120 меңнән артык чаллылы COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын ясаткан

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта беренче компонентны 121 220 кеше, икенче компонентны 104 921 кеше ясаткан.

«Шәһәргә барлыгы 131 815 вакцина дозасы кайтты. Вакцинация шәһәрнең барлык өлкәннәр поликлиникаларында һәм «Омега» сәүдә үзәгендә оештырылды. Шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында вакцинация ясау өчен күчмә мобиль бригадалар эше дәвам итә», - дип хәбәр итте Александр Николаев.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 3 518 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 669,6 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 2,4%ка түбәнрәк. Медицина күзәтүе астында 99 кеше, шуларның 55е элемтә юлы белән авырган. Медицина күзәтүе һәм савыгу вакыты чыгу сәбәпле, 9 442 граждан күзәтүдән алынган.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка коронавирус