Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

16 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

16 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез урыны белән көчле яңгыр һәм боз явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +11..+16˚, көнбатыш районнарда +19˚, көндез +26..+31˚ градус эссе. 

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 июлендә көндез һәм кич белән (11 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр) шторм хакында кисәтә.

Татарстан Республикасы территориясендә 16 июльдә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз явуы ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Җомга көнне Яр Чаллыда исә алмашынучан болытлы һава фаразлана, кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан 5-10 метр, яшен тизлегендә көчәю 17-22 метрга кадәр. Төнлә минималь температура +15... +17˚. Көндез һаваның максималь температурасы +28.. +30˚ градус эссе булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы