Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2014 елдан бирле көттек

Сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Степанова референдумның югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтте.

Донецк һәм Луганск халык республикаларын, Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләрен Россия Федерациясе составына кертү мәсьәләсе буенча референдум үтте. Тавыш бирү 23 сентябрьдә башланып, 27сенә кадәр дәвам итте.

Чаллыда тавыш бирү участоклары «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында урнашты. «Жемчужина» санаториенда һәм «Камазжилбыт» кунакханәсендә яшәүче ЛНР һәм ДНР гражданнарын бирегә автобуслар белән алып килделәр.

Сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Степанова референдумның югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтте. «Халык актив катнашты, комиссия әгъзалары эшне төгәл башкардылар», – диде. 

Сайлаучыларның кәефләре күтәренке. Алар бу көнне 2014 елдан бирле көттек, диләр. Референдум барышында берничәсе белән сөйләшеп тә алдык. Күбесе ДНР, ЛНРда сонгы елларда күргәннәрен күз яшьләрсез сөйли дә алмый. Алар аны мәхшәргә тиңлиләр.

Елена Гайшинец:

– Без сигез ел тәмугта яшәдек. Украинада балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге юк иде. Сигез ел атыш астында яшәгәндә без моңа инандык.  Без Россия составына керү турында 2014 елда ук тавыш биргән идек. Бүген дә шул фикеребездә калабыз.

Валентина Мухина:

– Мин Украинада 36 ел гомер иттем. 2014 елга кадәр әйбәт кенә яшәдек.

Россияне яратам. Бу көнне күптәннән көттем. Бу чыннан да безнең өчен зур бәйрәм. Безнең күптәннән Россия белән бергә буласыбыз килә иде. РФ Президентына рәхмәт, аның указы нигезендә безгә ай саен 10 мең сум акча түлиләр. Безне җылы каршы алып, уңайлы шартларда яшәткәннәре, ярдәм иткәннәре өчен ТР Президентына, Чаллы җитәкчеләренә дә рәхмәт. Мин автобуска ялгыш утырып Чаллыга килеп, улым белән аерылышкан идем. Инде улым да Чаллыда. Россия составында барыбыз бергә тыныч тормышта яшәрбез дип ышанам.

Татарстанга күчәргә мәҗбүр булган, урын өстендә ятучы дүрт граждан да  ЛНР белән ДНРның Россия составында булуын тели. Сайлау комиссиясе әгъзалары алар янына Круглое Поле поселогына барды. Шулай итеп алар да тавыш бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: референдум