Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорда социаль оешмалар гадәти режимда эшләячәк

РФ Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорны Россиянең барлык төбәкләрендә дә хезмәткәрнең эш хакын саклаган хәлдә ял көннәре дип игълан итүе турындагы указны имзалады.

Ял көннәре дип игълан ителгән 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының территориаль органнары гадәти режимда эшләячәк. 
«ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының территориаль органнары һәм аның карамагындагы учреждениеләр санитар-эпидемиология таләпләрен үтәп гадәти режимда эшләячәк», - дип искәртте ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат секретаре Рафаил Гыйниятуллин.
РФ Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорны Россиянең барлык төбәкләрендә дә хезмәткәрнең эш хакын саклаган хәлдә ял көннәре дип игълан итүе турындагы указны имзалады. Шул ук вакытта, эпидемиологик вазгыять катлаулы булган төбәкләр мондый көннәрне алданрак кертү турындагы карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итә ала.
30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорда Татарстанда өзлексез циклдагы предприятие һәм оешмалар, эшчәнлекне тәэмин итүче предприятие һәм оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, күп функцияле үзәкләр һәм белем бирү учреждениеләре санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый рәвештә үтәп эшләвен дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус

2
X