Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

7508 тавыш белән Чаллы җиңүче булды

Шәһәрнең битараф булмаган кешеләре актив тавыш бирде

Яр Чаллы барлыгы 7508 тавыш җыеп, "Үз шугалагың өчен тавыш бир!" Nivea компаниясе үткәргән конкурста җиңүче булды. Тавыш бирү 31 августтан алып 18 октябрьгә кадәр узды.Тавышлар җыю 23:59 сәгатьтә тәмамланды. Шугалакны реконструкцияләү өчен мәктәп укучылары, студентлар, эшче яшьләр, яшьләр клубларында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре, блогерлар һәм шәһәрнең битараф булмаган кешеләре актив тавыш бирде.

«Үз шугалагың өчен тавыш бир!» конкурсына гаризаны «Подросток» яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге директоры урынбасары Альберт Гыйльманов калдырган иде. Ул 1988 елда төзелгән «Юность» хоккей тартмасын реконструкцияләү турында сорады. Бүген мәйданчыкта 80нән артык яшүсмер һәм яшьләр шөгыльләнә, алар А.В. Тарасов исемендәге «Алтын шайба» клубы призына узган спорт ярышларының шәһәр этапларында җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар.

"Үз шугалагың өчен тавыш бир" конкурсы кысаларында бөтен Россия буенча 18 шугалак реставрацияләнгән.

Чыганак: Шәһәр сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X