Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

80 яшьтән узган пенсионерлар игътибарына

2022 елдан кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләре бер төрдән икенчесенә автомат рәвештә күчерелә.

Сүз 80 яшьлек пенсионерлар – туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар – турында бара.
Исегезгә төшерәбез, гамәлдә булган пенсия законнары җыелмасы нигезендә, картлык буенча хезмәт пенсиясе алучы гражданнарга 80 яшь тулгач, аларга арттырылган фиксацияләнгән түләү билгеләнә, бу пенсиягә сизелерлек өстәмә булып тора. Закон бары тик иминият пенсияләре алучыларга гына кагылганга күрә, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар алар өчен отышлырак булган пенсия төренә бары тик гариза буенча гына күчә иделәр.
– 2022 елның гыйнварыннан Пенсия фонды белгечләре үзләре пенсия эше материаллары буенча мәгълүматны тикшерәчәк һәм мөстәкыйль рәвештә, 80 яшьлек гражданның пенсиясе арткан очракта, автомат режимда башка төргә күчерәчәкләр», – дип билгеләп үтте ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларны 8 800 6-000-000 номеры буенча бирергә мөмкин. (шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация