Шәһәрнең “Здоровье” айныткычына исерекләрне күбрәк китерә башлаганнар.
Салкыннар башлану белән Чаллыда исерткеч эчемлекләр кулланып җылынучылар күбәйде, ахрысы. Шәһәрнең “Здоровье” айныткычына исерекләрне күбрәк китерә башлаганнар.
“Әгәр дә җәй 1-2 кеше генә кабул итсәк, хәзер көненә 5-6 исерекне китерәләр. Элегрәк сукбайлар күбрәк иде, хәзер яшьләр исереп йөри. Шунысы аяныч – айнытырга 19 яшьлек егетләрне дә алып киләләр. Без инде аларны йоклатып, айнытып кайтарып җибәрәбез, я әти-әниләре килеп ала”, - ди “Здоровье” исерекләрне айнытучы учреждение директоры Булат Гатин.
Нет комментариев