Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Актаныш районы Сабантуйларына нинди артистлар килә? (афишалар)

Быел Актаныш районы авылларында Сабантуй 11 июньгә, район үзәгенеке 12 июньгә билгеләнгән.

Район Сабантуйлар парадын Сөн буе Сабан туе ачып җибәрәчәк. Район Сабантуеннан ким булмаган бәйрәм Меңнәр авылы янәшәсендәге тугайда, җырларда җырланган Сөн елгасы буенда үткәрелә. Узган ел бәйрәмдә иң якты йолдыз Гүзәл Уразова халыкның күңелен күрсә, быел исә үзенчәлекле тавышлы, яраткан җырчыбыз Габделфәт Сафин Сөн буе Сабан туеның кунагы булачак. 

Куян авылында да нәкъ шушы көнне 17.00 сәгатьтә Сабантуй бәйрәме узачак. Куян Сабан туеның да дәрәҗәсе бик югары, озак еллар олысы-кечесенең күңеленә үтеп керерлек, кызыклы ярыш-бәйгеләр, тамашалар белән райондашларның күңелен яулады оештыручылар. Бәйрәмне быел да танылган шоумен Зөлфәт Зиннуров алып барачак. Махсус кунак-якташыбыз, горурлыгыбыз- Газинур Фәрухшин. 

Һәр җирлек Сабантуйларын үзенең мөмкинлегеннән чыгып оештыра. Чалманаратта бәйрәмне  авылдашлары, танылган артистлар Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар алып барачак. Кара тәнле Оливер Мукенди рәхәтләнеп “Алмагачлары” җырын сузып халыкны дәртләндерәчәк.

Салават Фәтхетдиновның энесе Айдар Фәтхетдинов һәм Илсаф та бәйрәмне ямьләр дип көтелә. Былтыргы Сабантуйда Оливер яныннан халык өзелмәде, аңа кушылып җырладылар, фотога төштеләр – үзе бер Сабантуй ясады кара тәнле татарча җырлаучы артист.

Чөгәнәдә исә Сабантуй дилбегәсен эстрада артисты Данир Сабировка тапшырачаклар. Бу хакта артист үзенең телеграмм-каналында хәбәр итә. 

Тулырак: http://aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/sabantuylar-it-menrd-gabdelft-yrlayachak-kuyan-saban-tuen-zlft-zinnurov-chgnneken-danir-sabirov-alyp-barachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев