Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Актанышта татар галиме Бәшир Рәмиев хөрмәтенә IT-лаборатория ачыла

Райондагы барлык укучылар «Rameev» уку-укыту IT-лабораториясендә белемнәрен күтәрә алачак

Актанышның Сәләтле балалар өчен гимназия-интернатында «Rameev» өстәмә белем бирү IT-лабораториясе ачыла. Ул электрон-хисаплау машинасын уйлап табучыларның берсе булган татар галиме Бәшир Рәмиевкә багышлана. Бу хакта Гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова Zoom кушымтасында узган конференциядә сөйләде.

Гимназия быел Россия Федерациясенең «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында үткәрелгән конкурста катнашып, 3 млн сумлык грант откан. «Әлеге грант кысаларында Рәмиев исемендәге IT-лаборатория будырылды. Гимназия укучыларыннан тыш, район җирлегендә яшәгән, информатика белән кызыксынган балалар да безнең түгәрәкләрдә шөгыльләнә алачак», — диде Рузилә Гарипова.

Директор аңлатып киткәнчә, лаборатория эчендә 11 түгәрәк эшли, алар Python һәм Java телләрендә программалаштыру, VR-технологияләр, робототехника, 3D-модельләштерү, анимация, мәгълүмати иминлек өлкәләрен үз эченә алган. «Шушы лаборатория базасында район балалары өчен остаханәләр үткәреләчәк. Проектта КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбе дә катнаша», — диде ул.

Рузилә Гарипова IT-лаборатория түгәрәкләрендә укучылар цифрлы икътисад өчен кирәкле яңа компетенцияләр үзләштерәчәкләрен, 300 бала өстәмә белем бирү түгәрәкләренә кабул ителәчәген, гимназиянең IT-инфраструктурасын тулысынча яңарту күздә тотылуын әйтте.

«Мәгариф оешмаларының цифрлаштыру өлкәсендә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен тәкъдим ителгән универсаль продуктлар безгә туры килеп бетми. Теге яки бу юнәлеш өчен яңа продукт һәм өстәмә чыгымнар сорала. Мондый проблемалардан котылыр өчен гимназиянең үз ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган уникаль IT комплекс булдырырга кирәк дигән фикергә килдек», — диде директор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев