Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда – актив татарлар утырышы

Сүз күбесенчә татар телен укыту, саклау, тарихыбызны өйрәнү турында барды.

Бүген Чаллыда Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге утырышы узды. Ул әле бүлекнең яңа составы сайланганнан соң беренче очрашу. 15 сентябрьгә билгеләнгән утырыш Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков тәкъдиме белән алдан үткәрелде. 

Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин алдагы утырышта сигез юнәлештә эш алып барылачак, дип белдергән иде. Дини мәсьәләләр, эшмәкәрлек һәм спортны үстерү юнәлешендә эшләү бүлекләрен җитәкләүчеләр билгеле түгел иде. Бүген спорт буенча җаваплы итеп, Чаллыда татарча көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев хупланды.

Мәгълүм булганча, конгресста эш “ике канат”ка таянып алып барыла – җитәкчелектә, башлыча, хакимият вәкилләре, ә җәмәгатьчелек аларга ярдәм итүчеләр. Бүген Чаллыда татар мохитен саклау буенча эшне нәкъ шулай ике күзлектән карап бәяләделәр. Аерым юнәлешләрне җитәкләүчеләр алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, уңышлы проектларга тукталдылар. Активистлар исә үз бәяләмәләрен ирештерде. Татар мохитен саклау өчен җитәрлек эшләнәме? Бу хакта фикерләр каршылыклы булды.

"Килешмәүчеләр үз фикерләрен, тәнкыйтьләрен курыкмый белдерде, шуңа бүгенге әңгәмә җанлы булды", – диде үз чыгышында Илгиз Халиков. Сүз күбесенчә татар телен укыту, саклау, тарихыбызны өйрәнү турында барды. Кызганычка каршы, балаларны туган телебезгә өйрәтү авыр бара. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов бу нисбәттән ата-аналарны кисәтә. Яшерен-батырын түгел, кайсы телгә өстенлек бирүне алар хәл итә һәм... татар теле файдасына түгел.

Милли матбугат үзәге эшчәнлеге дә игътибар үзәгендә. Милли хәрәкәт аксакалы Фаикъ Таҗиев газетага татарча язу гына түгел, милли рух та өстәргә кирәк дигән теләген җиткерде.  “Шәһри Чаллы” газетасы редакторы Резидә Юсупова милли җанлы шәһәрдәшләребезгә матбугатка язылуны оештыруда ярдәм итәргә чакырды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Илгиз Халиков та үз чыгышында: “Залда кемнәр татарча басмалар алдыра”, – дип сорады. Кызганычка каршы, куллар аз күтәрелде.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар милләт утырыш