Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашказанында - ручка

­У­фа­ның 21 нче кли­ник хас­та­ха­нә­сен­дә эн­дос­ко­пист та­биб­лар бер ир-ат­ның аш­ка­за­нын­да ша­рик­лы руч­ка тап­кан.

Хастаханәнең хирургия хезмәте җитәкчесе Евгений Фролов әлеге вакыйга турында сөйләгән. “40 яшьлек ир-атның эче авырткан, аны 15 июльдә ашыгыч ярдәм алып килде. Аңа моңа кадәр дә операция ясаганнар, ашказаны-эчәклек трактыннан чит предметлар алган булганнар. Бу юлы ир-ат эчендә ручка, күзлектән алынган ике таяк, ике озын чыбык бар иде. Аңа башка хастаханәдә булышырга тырышканнар, тик килеп чыкмаган, шуңа безгә китерделәр”, - дигән Фролов.

Бу - гадәти хәл түгел, консилиум җыйдык, рентген ясадык, шунда чит предметлар күрдек. Пациентны тикшердек. Аннары операция ясарга кирәк булуы аңлашылды, ди табиб.

30 минутлык операция вакытында чит предметларны ир-атның авызы аша алганнар.

“Ир-ат үз аңында иде. Ручканы рентгенда күрмәгән идек. Ул - табылдык булды. Пациент аның турында алдан әйтмәгән иде. Ашказанын видеокамера аша карадык, яралар юк. Ир-ат исә бу предметлар аның ашказанына ничек эләгүен аңлатып бирә алмады”, — ди хирург.

Ир-ат хәзер өенә кайтырга әзерләнә. Аңа психотерапевтка барырга киңәш ителә. Бу предметлар ашказанына очраклы рәвештә эләгә алмый. Ул махсус эшләгән булуы ихтимал. Чөнки ир-атка карата тикшерү эшләре бара. Ул җәзадан качу өчен шундый эшкә барган булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Фото: news.myseldon.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илдә көндә