Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Атом-төш сугышына әзерләнәләрме әллә?

Германия хәрби-һава көчләре һәм аларның НАТО буенча партнерлары атом-төш сугышы очрагына “Тотрыклы көн” исеме астында яшерен хәрби күнекмәләр үткәрергә тотынган

Хәрби-һава көчләре “Патриот” һавага каршы оборона системалары ярдәмендә авиабазаны һөҗүмнән яклау буенча дип аталган тренировкалар үткәрә.

         Хәрби өйрәнүләрдә Голландия, Бельгия һәм Италия истребительләре катнаша. Күнекмәләр җир астындагы саклагычлардан Америка атом-төш коралын самолетка хәвефсез транспортировкалау һәм аны урнаштыру буенча бара.

         НАТО илләре моны соңгы 30 елда көчәйгән атом-төш сугышы хәвефенә борчылып үткәрәбез дип үзләрен акларга тырыша. АКШның урта һәм кече ераклыктагы ракеталарны юк итү турындагы килешүдән чыгуы сәбәпле шундый хәвеф бар дип саный алар.

         Кызганычка каршы, атом-төш коралын таратмау мәсьләсендә салкын сугыш чорыннан алып дөньяда беренче тапкыр җитди тотрыксызлык күзәтелә дип саный дөнья сәясәтчеләре.

         Өстәвенә, АКШта президент сайлаулары алдыннан зур киеренкелек туып маташа. Американың берничә миллиардеры АКШның гамәлдәге президенты Д.Трампның сайлауларда җиңелүе хакына миллионнарын кызганмыйлар. Бай америкалылар “Линкольн проекты” дигән махсус комитетка акчаларын күчерә. Проектта барлыгы 15 миллиардер катнашкан.

Кызганычка каршы, бүген Америкада булачак президент сайлауларының нәтиҗәләре гражданнар сугышына китермәгәе дигән зур хәвеф бар. Шулай була калса, аның йогынтысын бар илләр дә үзләрендә тоймыйча калмаячак дигән шик-шөбһәләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш