Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авербухтан калышмыйбыз. Чаллыда яңа объект төзеләчәк

Ул 52нче микрорайонда урын алачак.

Чаллы футболчылар шәһәренә әйләнәчәк. Шәһәрдә яңа футбол манежы төзергә уйлыйлар. Бу хакта башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов хәбәр итте. Мәскәүдә “Без бергә. Спорт” халыкара форумы узды. Анда Чаллы хакимияте “Физра” компаниясе белән ябык футбол манежы төзү турында килешү төзеде. 

Яңа футбол манежы Җиңүнең 40 еллыгы урамында, 52нче микрорайон каршында урнашачак. Ул “Бизнес-спринт (Я выбираю спорт) федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Узган ел Россия спорт Министрлыгы Татарстаннан 2 проектны хуплады. Берсе Чаллы булса, икенчесе – Әлмәт шәһәре. 

Фәрид Сәлахов форумда танылган фигуралы шуу остасы Илья Авербух белән дә танышты. Спортчы да Калуга өлкәсендә Россия проекты буенча боз сарае төзи. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт футбол камаз