Авыручылар атна саен арта
Яңалыклар тасмасы

Авыручылар атна саен арта

Чирләүчеләрнең 54,6%ы - балалар

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев дүшәмбе киңәшмәсендә гадәттәгечә санитар-эпидемиологик вәзгыять белән таныштырды. Узган атнада барлыгы 4813 кеше кискен йогышлы авыру эләктергән. Аның 35ендә грипп ачыкланган. Баш санитар табиб: «Авыручылар саны атна саен 10%ка арта. Чирләүчеләрнең 54,6%ын балалар тәшкил итә», – диде. 
Аның сүзләрен сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев та раслады. «Сәламәтлек саклау учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны кимеми. Хастаханәләрдә препаратлар, шәхси саклык чаралары җитәрлек», – диде. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исә авыраган кешеләргә өйләрендә калып, дәваланырга киңәш итте. «Сәламәтлек – иң зур байлык икәнен истән чыгармыйк», – дип кисәтте ул. 
Сүз уңаеннан, йогышлы авырулар хастаханәсенең «А» блогы бу атнада тулы көченә эшли башлар дип планлаштырыла. Тиздән «Г» блогында капиталь ремонт башланачак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек

Нет комментариев