Әзер булырга кирәк
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Татарстанга чираттагы пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме буенча комментарий бирде.
Бүген Казанда пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме турында монда язган идек.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә идарә итү компанияләренә кичектергесез эшләрне башкарырга кушты.
«Бүген пилотсыз очу аппартлары чираттагы тапкыр Татарстанга һөҗүм итмәкче булды. Республика тулысынча хәрби әзерлекле, барлык предприятиеләр, оешмалар эшли. Әмма бар нәрсәгә әзер булырга кирәк. Теге яки бу хәл килеп чыкканда ниләр эшләргә кирәге турында эчке чатларда гына түгел, һәр йортта, һәр подъездда тиешле мәгълүмат булырга тиеш. Идарә итү компанияләре өчен билгеләнгән эшләрнең барсы да үтәлергә тиеш», – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев