Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Казанга тагын беспилотниклар һөҗүм итте

Урынга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов килеп җитте.

Бүген иртәнге 5ләр тирәсендә Казанның сәнәгать предприятиеләренә тагын беспилотниклар һөҗүм итте. Вакытында саклану чаралары күрелү нәтиҗәсендә очкычлар юк ителде.

"Корбаннар һәм җимерелүләр юк. Ашыгыч хезмәтләр урында эшләүләрен дәвам итә", – дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугаты хезмәтендә. 

Беренче хәбәрләр кабул итү белән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов урынга килеп җитте. Барлык предприятиеләр, мәктәп һәм балалар бакчалыры штатлы режимда эшли.

Бигеш һәм Казан аэропортлары вакытлыча ябылды. Социаль челтәрләрдә шаһитлар дронның 22нче заводның буш багына бәрелүен хәбәр итә. Әлеге мәгълүмат хәзер тикшерелә. 

Бүген, гомумән, Россиягә 31 беспилотник һөҗүм итте, дип хәбәр итә РФ Оборона Министрлыгы. Берсен Татарстанда юк иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев