Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Балалар хәрбиләргә кулъяулык чикте

«Әлеге изге эшне ата-аналар хуплады», - укытучы Эльмира Хөсәенова.

2025 ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Быел Бөек Җиңүгә дә 80 ел тула! Һичшиксез: үз-үзләрен аямыйча ил-көнебезгә тынычлык өчен көрәшкәннәр – барысы да олы хөрмәткә лаек. Сугыш һәм тыл ветераннары, шулай ук җиңүчеләр буыны варислары – махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре аеруча игътибар үзәгендә.  

Чаллы шәһәренең 1нче санлы сәнгать мәктәбенең укучылары да хәрбиләребезгә чиксез хөрмәт хисләрен белдерергә булган. Укытучы апалары Эльмира Хөсәенова җитәкчелегендә шәһәр гербын чагылдырган кулъяулыклар чиккән. 

«Балаларда иҗат аша патриок тәрбия бирүне максат итеп куябыз. Барлыгы  80 кулъяулык чиктек. Әлеге изге эшне ата-аналар хуплады. Тиз арада алар тукыма, тасма, чигү җепләрен сатып алды. Балалар белән дәресләрдә чиктек. Шәһәр гербын чигү дә очраклы түгел, быел аңа 20 ел», – ди Эльмира Ислям кызы.
Балалар кулъяулыкларда тамбур чигүен кулланган. Мондый техника белән эшләү тәҗрибәләре дә бар икән. Моңарчы алар милли бизәкләр чагылдырган кул эшләнмәләре белән Чаллы Сабантуйларында күргәзмә эшен тәкъдим иткәннәр. 

«Эш төгәллек, пөхтәлек, түземлек сорый. Башта рәсемне калькага төшердек. Аннары тукымага. Бер атна ярымнан артык шушы эш белән шөгыльләндек. Матур чыкты», – ди яшь шәһәрдәшләребез.  Шунысы куанычлы, балалар әлеге эшнең мөһимлеген аңлап, тырышып башкарган. Барысының да теләкләре бер: «Тормышлар имин булсын да, тыныч тормышта яшәргә язсын!» 

Бу сүзләргә балаларның ата-аналары да кушыла:
«Бүген республикадан меңләгән татарстанлы махсус хәрби операциядә Россиянең киләчәге өчен каһарманнарча көрәшә. Җиңүгә ышанычыбыз ныклы һәм без якташларыбыз белән чиксез горурланабыз. Балаларыбызның кул эшләнмәләре хәрбиләрнең күңелен күтәрсен. Аларны туган якларда Җиңү белән кайтуларын теләп торучылардан бүләк булсын», –  ди алар. 

Әзер кулъяулыкларны балалар 1 нче санлы сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулова белән берлектә шәһәр мэры Наил Мәһдиевка тапшырды. Наил Гамбәр улы балаларның эшен югары бәяләде, соклануын белдерде. Шушы көннәрдә мэр аларны инде хәрбиләргә дә илтте. Ир-егетләребез исә үз чиратында балаларга рәхмәтле калды…

Алена Фазылова


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев