Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Баласының инвалид калуында Чаллы табибларын гаепли

Әни кеше РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга хат юллаган.

Түбән Камада яшәүче Регина җинаять эше буенча экспертиза үткәрмәүләренә зарлана. Ул социаль челтәрләрдә видеоязма урнаштырды. Аның әйтүенчә, 2022 елда яңа туган сабые КДМЦда инфекция эләктерә. Баланың баш миендә киста табалар. Соңыннан 40 градуска кадәр тән температурасы күтәрелә, эчәге кабара. Әни кеше әйтүенчә, аннан тыш роддомда тагын 6 балада золотистый стафилококк табыла. Аларга берни булмый, әмма Регинаның сабыенда остеомиелит, сепсис башлана, бот буыннары ялкынсына. Табиблар карыныңда инфекция булган дип әйтәләр. Әмма тикшерү нәтиҗәсендә ул ачыкланмый. 

Яше тулганчы бала махсус бандаж кия. Хәзер генә аягына баскан, әмма барыбер аксый, төннәрен авыртынып уяна. Табиблар буынын саклап калырга тырыша, булмаса – алыштырачаклар, ди әни кеше.

2023 елда әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. Әмма эшне озакка сузалар, 2 ел дәвамында экспертиза үткәрмиләр. Александр Бастрыкин әлеге мөрәҗәгатьне контрольгә алырга кушты.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев