Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада булган авариядә бер кешенең гомере өзелгән, дүрт кеше – хастахәнәдә

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте Түбән Кама шәһәре янында була.

38 яшьлек «Мазда» автомобиле йөртүчесенең баш миенә, умыртка баганасына зыян килә, кабыргасы сына. Исегезгә төшерәбез, беренче фаразлар буенча, ул каршы як полосага чыгып «Рено Флюенс» һәм «Нива» белән бәрелешә. «Нива»ның өч пассажиры да хастахәнәдә. Шоферның күкрәк читлеге һәм оча-бот сөяге, 26 яшьлек пассажирның күкрәк читлеге һәм корсагы җәрәхәтләнгән.  34 яшьлек пассажирның да күкрәк читлегенә зыян килә. 

«Рено» машинасы йөртүчесе шунда ук үлә. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклау дәвам итә.

Авария турында монда да язган идек.

1. Татарстанда коточкыч фаҗига. Бер кеше вафат булган – ВИДЕО

2. Авариядә кем гаепле?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп