Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Без - игезәкләр» бәйгесенең дүртенче катнашучылары

Табиблар кило ярымлык малайларның сәламәт булуларына, хәтта исән калырларына да шикләнгәннәр.

Татар-башкорт эстрадасының талантлы автор-башкаручылары, композиторлары, кулларында тальян, баяннар сайратучы Башкортстан игезәкләре Алмаз һәм Айдар Юнысовлар – тыйнак һәм тырыш егетләр. Аларның үзләре уйнап, җырлаулары теләсә кайсы концертның матур бизәге. Болар өстенә алар язган җырлар да мәгънәле, зәвыклы.

Айдар 10 минутка иртәрәк туган, ул таләпчәнрәк, ә Алмаз йомшаграк. Уфа сәнгать училищесында укыганда, тулай торакта  кызлар белән күрше бүләмәдә яшәгәннәр. Кызларга кереп чәй эчкәннәр. Аннары дуслык мәхәббәткә әйләнгән. Башта Алмаз Чаллы кызы Айгөлгә өйләнгән. Аннары Айдар белән Азалия гаилә корган. Алмаз хәләле белән Айваз, ә Айдар Азалиясе белән Әмирхан исемле малайлар үстерәләр. Хатыннары да үзләре кебек зәвыклы, талантлы, тырышлар. Күз тимәсен, бәләкәй Юнысовлар да әтиләре кебек акыллы, талантлылар.

Айдар белән Алмазга 35 яшь. Әниләренә аларны үстерергә бер дә җиңел булмаган. УЗИ булмаганлыктан, Юнысовлар игезәкләр туасын белмәгәннәр. Аның каравы бала тудыру йортына барыр алдыннан әниләре төшендә алгы ике теше ялтырап торган бала күргән. Шуннан соң ул, «бәлки игезәкләрдер» дип уйлаган. Айдар исән-имин тугач, табиблар эшләрен тәмамлап, чәй эчәргә киткәннәр... Аннары 10 минуттан соң Алмаз дөньяга аваз салган. Табиблар кило ярымлык малайларның сәламәт булуларына, хәтта исән калырларына да шикләнгәннәр. Аллаһының рәхмәте белән, алар исән-сау үсеп, талантлары белән татар сәнгатенә хезмәт итәләр. Матур җырлары, баян, тальянда өздереп уйнаулары белән тамашачылар мәхәббәтен яуладылар.  

Тормышларында кызыклы хәлләр дә булган. 8-9 яшьлек малайларының җыр-моңга сәләтен күргән әти-әниләре район музыка мәктәбенә алып баралар. Жюри алдында җырлый башлаганда каушап, икесе дә үкереп елап җибәргән. Бүген исә талантлы егетләр музыка уен коралларында халык көйләрен уйнап, тамашачыларны елата.

Сәхнәдә бер төсле киенеп чыгыш ясасалар да, тормышта һәрберсе үзе теләгәнчә киенә икән.

Алмазның хатыны Айгөлдән: «Килендәшең белән ирләрегезне бутамыйсызмы соң?» – дип сорадым. Ул: «Юк, алар икесе ике төрле, холыклары да, киеменәре дә. Әмма икесе дә тырыш, уңган, гаилә җанлы, тыйнаклар. Хәтта туган көннәрен дә зурлап үткәргәнне яратмыйлар. Шуңа күрә гаиләләр белән генә уздырабыз. Берсендә килендәшем белән ирләребезгә сюрприз ясадык. Туган көнне өйдән читтә үткәрергә булдык. Дусларыбызны чакырдык, алар без барганчы анда булырга тиешләр иде. Ә ирләребезгә: «Үзебез генә булабыз», –  дидек. Машинага утырып киттек. Без дусларыбызга кадәр барып җитә язганбыз. Азалия: «Без дөрес бармыйбыз» дип, маршрутны үзгәртеп, кар көртләрен ера-ера вакытны суздык. Без барганда дусларыбыз анда иде инде. Рәхәтләнеп бәйрәм иттек. Алмаз белән Айдарга сюрпризыбыз ошады», – диде.

Юнысовларның теләге:  чын ир-егетләр булып, гаиләләрен бәхеттә, муллыкта яшәтү, иҗатта исә  тальян, баян моңнарын, профессионал сәнгатьнең дәрәҗәсен күтәрүгә өлеш кертү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу