Бүген 8 Март бәйрәме
Яңалыклар тасмасы

Бүген 8 Март бәйрәме

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.

Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне.

Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.

Кояш көлә, шундый матур дөнья,
Бәйрәм рухын сизә күңелләр.
Хатын-кызлар! Бәйрәмегез белән
Тәбрик итәбез йөрәк түреннән.

Бәхетегез сезнең ташып торсын,
Уңыш булсын һәрчак янәшә.
Бәйрәм бүген диеп кояш көлә,
Бар табигать котлап эндәшә.

Саулык-сәламәтлек юлдаш булсын,
Яшәгез сез кадер-хөрмәттә.
Куанычлар сезгә насыйп булсын,
Яшәгез лә наз, мәхәббәттә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


котлау

Нет комментариев