Бүген Чаллыда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй уза
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллыда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй уза

17 июньдә шәһәр ипподромында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй узачак. Чара 11:00 сәгатьтә башланачак.

Бәйрәм кунакларына кул көрәше, гер күтәрү, шашка-шахмат, капчык киеп йөгерү, бүрәнәдә капчык белән сугышу, чүлмәк вату, аркан тарту, таяк тартышу һәм төп тамаша – милли көрәш тәкъдим ителәчәк.

Чарага Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев килүе көтелә.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә «Идел-Урал» инвалид спортчыларның хәйрия фонды рәисе Рәкит Әбделманов активистларны һәм спортчыларны бүләкләячәк.

Шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары һәм солистлары чыгышы планлаштырылган.

Милли көрәшнең абсолют батырын билгеләү – бәйрәмнең төп бизәге булачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев