Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бигеш аэропортында яңартылган терминал ачылды

Тантанада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген  «Бигеш» аэропортында Николай Лемаев исемендәге яңа терминал ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

«Бигеш» халыкара аэропортыннан  бүгенге көндә 10 юнәлештә самолетлар оча. " Узган ел 618 мең пассажир ташыганнар», — дип язган үзенең Телеграм-каналында ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәзер  "Бигеш» аэропорты пассажирлар агымын елына 1 миллионга җиткерә  алачак. 

Фото ТР Рәисенең матбугат хезмәтеннән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аэропорт бегишево ТР Раис