Бигеш аэропортыннан Мисыр курортларына турыдан-туры очышлар яңартыла
Яңалыклар тасмасы

Бигеш аэропортыннан Мисыр курортларына турыдан-туры очышлар яңартыла

Рейслар чартер һәм даими булачак.

Яр Чаллы һәм Түбән Камадан Мисыр курортлары Хургада һәм Шарм-эль-Шейх өчен турыдан-туры чартер авиаэлемтәсе 10 сентябрьдән яңартылачак. Бу көнне беренче самолет Хургада аэропортына, 13 сентябрьдә - Шарм-эль-Шейхка очачак. Очышлар 10-11 көнгә бер тапкыр оештырылачак, дип планлаштырыла. 
Моннан тыш, 3 октябрьдән, аэропорт расписаниесендә хәбәр ителгәнчә, Azur Аir компаниясе әлеге маршрут буенча пассажирларны йөртәчәк: октябрьдә рейс һәр якшәмбе иртәнге 9.15 сәгатьтә планлаштырыла.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


аэропорт бегишево

Нет комментариев