Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Болгар» бию театрына – халыкара бәйге Кубогы

Фестиваль кысаларында шәһәребезнең «Болгар» бию театры 3 сәгатьлек концерт күрсәтте.

Йошкар-Ола шәһәренең Җиңүнең XXX еллыгы исемендәге мәдәният сараенда халыкара фестиваль-бәйге булды. Анда илебезнең 25 төбәгеннән иҗат коллективлары катнашты. Фестиваль кысаларында шәһәребезнең «Болгар» бию театры 3 сәгатьлек концерт күрсәтте. Урал, Идел буе халыкларының җыр-биюләреннән төзелгән программа тамашачылар күңеленә хуш килде.

Шәһәребезнең данлыклы «Болгар» ансамбле бию коллективлары һәм режиссерлары арасындагы  «Михаил Мурашко дусларын чакыра» халыкара бәйге-фестивальдә Татарстан данын яклады. Мәртәбәле жюриның югары бәясен алып Кубок һәм Мари Эль республикасының мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләт эшләре буенча министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Зөлфия ГАЛИМ.

Фото шәһәр сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният эстрада бию