Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бу язда армиягә 30 яшькә кадәргеләр дә чакырылырга мөмкин

Мәгълүм булганча моңарчы 27 яшен тутырганнарны хәрби хезмәткә алмыйлар иде.

Инде быелның языннан армиягә 30 яшькә кадәрге булган ир-атларны да чакыра башларга мөмкиннәр. Мәгълүм булганча моңарчы 27 яшен тутырганнарны хәрби хезмәткә алмыйлар иде. Бу хакта Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов хәбәр итте. 

“Язгы чакырылыш башланганчы һәр хәрби комиссариат әлеге таләпләргә туры килүчеләрнең исәбен ачыкларга тиеш”, - дип белдерде сәясәт эшлеклесе.

Аның сүзләренә караганда, баштагы чорда  ир-егетләрне армиягә элеккегечә 18 яшьтән алачаклар.  21 яшьтән башлап алу системасына алдагы өч елда күчеп бетәргә исәп тоталар. 

Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрь аенда мондый тәкъдим белән Оборона министры Сергей Шойгу чыгыш ясаган иде. Хәрби экспертлар моның сәбәбен: “18 яшьлекләр әле «артык яшь», шуңа да 21 тулганны көтү зарур”, - дип аңлаттылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт