Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Бумажник» микрорайонында һәм Шишкин бульварында Яңа ел чыршысының утлары кабынды

Комсомол районында тагын бер чыршы үзенең утларын кабызды. Яңа елның төп символын ЗЯБ поселогының "Бумажник" микрорайонында урнаштырдылар. Яңа ел мәйданында бәйрәм программасы оештырылды, аны 15 нче балалар иҗат йорты һәм 16 нчы «Огниво» балалар иҗат үзәге иҗат коллективлары тәкъдим иттеләр.

Чаллылыларны якынлашып килүче бәйрәм белән муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Шәһәр Советы депутаты Сергей Хлебников котладылар.
Яшь чаллылылар өчен боз тавы, карусельләр, уен мәйданчыклары урнаштырылган.
Автозавод районының Шишкин бульварында «Фейерверк волшебства» бәйрәм программасы узды. Бәйрәм кунакларын «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгенең, 3 нче балалар хореография мәктәбенең иң яхшы солистлары һәм иҗат коллективларының бәйрәм чыгышы, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары, «Маскарад костюмы» һәм «Яңа ел уенчыгы» бәйгеләренә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү сөендерде.
Чаллы халкына котлау сүзләре белән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, Шәһәр Советы депутатлары Айрат Нәбиев, Виктор Поляков мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук алар узып баручы елга йомгак ясадылар һәм Яңа ел перспективалары турында сөйләделәр.
Яшь чаллылылар «Комсомол» спорт мәктәбе һәм «Дельфин №8» физкультура-сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләре оештырган конкурсларда һәм уеннарда, бию марафоннарында катнаштылар. 
Шәһәр халкы актив рәвештә буйлы фигуралар белән фотога төште, пони һәм атларда йөрделәр.
Ел саен бульварда урнашкан чыршыларны микрорайонда яшәүчеләр: балалар һәм аларның әти-әниләре, шулай ук өлкән буын кешеләре тарафыннан яратып һәм үз куллары белән ясалган уенчыклар белән бизәү матур традициягә әверелде.
Автозавод районы халкын һәм кунакларын беренче тапкыр Түбән Кама шәһәреннән "Pegas" шоу-проекты «Крылья» программасы белән сөендерде.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел