Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе мобилизация пунктына килде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе мобилизация пунктына килде

Фәрид Салахов чакырылыш комиссиясен дә җитәкли

Бүген Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов “КАМАЗ” мәдәният сараенда оештырылган мобилизация пунктында булды. Ул чакырылучыларның документларын кабул итү эшен өйрәнде. 

“Килүчеләр күп, шуның өчен дә җыелу урынын үзгәртерә булдык. Мондый чаралар уңайлы шартларда үтәргә тиеш. Мобилизацияләнүчеләрнең биредә башта хәрби билетлары тикшерелә, аннары инструктаж үткәрелә”, - дип белдерде җитәкче. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хәрби хезмәт

Нет комментариев