Чаллы егетләрен армиягә озаттылар: алар кайда хезмәт итәчәк?
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егетләрен армиягә озаттылар: алар кайда хезмәт итәчәк?

Армиягә 30 егет китте.

Иртәнге сәгать 4. “Камаз” мәдәният йорты каршында ата-аналар, дуслар, сөйгән ярлар... Һәммәсе күз яшен тыя алмый. Кадерле кешеләрен армиягә озаталар. Хәрби хезмәткә бүген 30 егетне җибәрделәр.

"Алар кара диңгез флоты, хәрби-космик көчләрдә хезмәт итәчәк. Краснодарга да җибәрәчәкбез. Егетләрнең бөтенесе дә медицина комиссиясе үтте. Бөтенесе дә хәрби бурычларын үтәргә әзер”, - ди Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариаты җитәкчесе Рәшид Ильясов.

10нчы майдан соң тагын бер төркем егетләр юлга кузгалачак.

Фотолар Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


армия

Нет комментариев