Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егетләрен армиягә озаттылар - фотолар

Автобус иртәнге 5тә кузгалды.

Мобилизация тәмамланды. Көзге чакырылыш башланды. Чаллыдан бүген бер төркем егетләрне армиягә озаттылар.

Аларны озатырга туганнары, дус-ишләре килде. Егетләрне бер сафка бастырып, Үзәк һәм Автозавод районнарының хәрби комисссариаты башлыгы Рәшид Ильясов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илья Зуев якты теләкләрен җиткерделәр. 

Рәшид Ильясов әйтүенчә, беренче төркемдә армиягә 40тан артык егет җибәрелде. Алар Кара диңгез флотында һәм Йошкар-Оланың ракета дивизиясендә хезмәт итәчәк. 

Исегезгә төшерәбез, көзге чакырылыш декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Армия сафларында 270тән артык Чаллы егете хезмәт итәчәк. 

Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия