Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин әтисенең туган көнендә хәрби операциягә китте - видео

Аңа шәһәрнең тагын 5 ир-егете дә иярде.

Рөстәм Гатин турында белмәгән-ишетмәгән кеше юк. Ул шәһәребездә йортсыз калган кешеләрне ашата. "Кеше приюты" ("Приют человека") дип аталучы социаль проекты җитәкчесе. Үзенең кыр кухнясы белән ул меңләгән сукбайны туендырды. Алай гына да түгел, киендерде, кеше кыяфәтенә кертте, хәтта эшкә урнашырга да ярдәм итте. Дөрес, бу изге гамәлне тормышка ашыруда, дуслары, якыннары да ярдәм итте.

Искәртергә кирәк, аның эшчәнлеген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та югары бәяләде - рәхмәт хатын тапшырды. Рөстәм Гатинның изгелек кылуда чикләре юк. Бүген ул үз теләге белән хәрби операция территориясенә - Луганск өлкәсе шәһәре Лисичанскка -  китте. Аңа 5 дусты да иярде. Биредә алар авыр ситуациядә калган гади халыкны ашатачак. 

Шунысы игътибарга лаек, нәкъ менә бүген Рөстәм Гатинның әтисе Равил абыйның туган көне булып чыкты. Гомер бәйрәмендә әти кеше газиз улын хәрби операциягә озата. Күз яшьләрен яшерми ул. Сүз әйтергә көч тапмады. Авыр. Әмма нишлисең - улының күңелендә ярдәм итү теләге көчле. 

Рөстәм Гатин: "Минем бару теләгемә, әлбәттә, беркем дә сөенмәде. Әмма алар минем белән горурланар. Мин мондый проблема булганда катнаша алуыма бик шатмын. Без проблеманы хәл итәчәкбез һәм җиңү белән кайтачакбыз", - дип сөйләде. 

Чаллы эшмәкәре үзе белән  5 дустын иярткән. "Минем командамда еллар буе сыналган дусларым бара. Кем белән 20, кем белән 10 ел, 5 ел таныш. Безнең белән "Болгар" хәйрия үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт бара, дустым эшмәкәр Рөстәм бара. Ул электр, бензо-инструментларны яхшы белә. Саша - бөтен яктан да оста егет. Сантехника, электрика, балта белән эшләү булсынмы - бөтенесен дә белә. Алмаз - автослесарь. Анысы да хәзрәтебез. Бокс буенча спорт мастеры Виталий да бара. Андый кешеләр дә кирәк була безгә. Лисичанскта бөтенебез дә пешекче булып хезмәт итәчәкбез. Үзебез белән кыр кухнясын алып барабыз", - дип уртаклашты Рөстәм Гатин. 

Шәһәребез ир-егетләрен озатырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев та килде. Ул Рөстәмнең әтисе Равил Гатинны туган көне белән котлады һәм шундый мәрхәмәтле, изге күңелле ул үстергәннәре өчен тормыш иптәше белән икесенә рәхмәтләрен белдерде. 

Рөстәм Гатин командасы Лисичанск шәһәренә буш кул белән бармый. Чаллы азык-төлек, кирәк-яраклар белән тәэмин итте. Хәтта шәһәребезнең "Далини" компаниясе дә ярдәм кулы сузды. Бөтен продукцияне алып бару өчен 3 фура машинасы бирде. Машина йөртүчеләре дә компаниянеке. Курыкмыйча алар үзләре барырга теләк белдергән. 

Моннан тыш, Рөстәм Гатинның дуслары УАЗ машинасын уңайлы итеп ясаганнар. Ут керткәннәр, запчастьләрен алыштырганнар. Эшмәкәрләр исә хәрби кием-салым алып бирүдә ярдәм иткән. Хәйрия фонды горелка, йоклау өчен капчыклар һәм башка шундый мөһим кирәк-яраклар белән тәэмин иткән. 

Бүген 3ләр тирәсендә егетләребез юлга кузгалды. "Шәһри Чаллы" редакциясе исән-имин йөреп кайтуларын теләп кала! 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт