Чаллы гаиләләренә – мэрдан бүләк
Бүләкне җитәкчеләр илтеп тапшыра.
8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә мэр исеменнән бүләкләр һәм җылы эчтәлекле открыткалар бирелә башлады.
Барлыгы 2400дән артык бүләк әзерләнде.
Үзәк һәм Автозавод районнары башлыклары Фидәрис Хәбибуллин, Айрат Хөснуллин, мэр ярдәмчеләре Рамил Хәлимов, Рамил Файсханов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Винер Харисов, Мансур Фәттахов хәрбиләрнең хатыннарын, әниләрен бәйрәм белән өйләренә барып котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев