Чаллы Җиңү көне бәйрәменә әзерләнә
Хәрби парадта меңнән артык кеше катнашачак.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын Чаллыда зурлап билгеләп үтәчәкләр. Гадәттәгечә Ватан-ана мемориаль комплексы каршында хәрби тамаша узачак. Хәзерге вакытта репетиция бара. Бәйрәм парадында кадетлар, студентлар катнашачак. Бер сафка тезелеп кавалерия, техника узачак. Меңнән артык шәһәрдәш катнашуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев