Чаллы инвалидларына 750 мең сумлык коляскалар алачаклар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы инвалидларына 750 мең сумлык коляскалар алачаклар

Бу хакта физик культура һәм спорт идарәсеннән сөйләделәр.

Физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен яхшы яңалык. “Яр Чаллы” баскетбол командасына 10 яңа коляска сатып алырга уйлыйлар. Аның берсе генә 750 мең сум тора. Бу хакта физик культура һәм спорт идарәсе белгече Зөһрә Фәйзуллина хәбәр итте.

- Коляскалар заманча. Һәр спортчыга үлчәп, уңайлы итеп ясалачак. Хәзерге вакытта баскетболчылар Казанның "Крылья Барса" командасыннан калган коляскаларда уйныйлар. Алар инде таушалган. Яңалары киләсе елда булачак, - дип сөйләде Зөһрә Фәйзуллина. 

Моннан тыш, "Яр Чаллы" баскетбол командасына тренер да эзлиләр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт инвалидлар декадасы

Нет комментариев