Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы йортында бомба бар дип хәбәр итүченең исеме билгеле

Ул “112” хезмәтенә 3 тапкыр шалтырата.

Чаллы судында Шәйдуллин Т.З. эше каралды. Ул "112" коткару хезмәтенә шалтыратып, йортта бомба куелуы турында ялган мәгълүмат җиткерә. Исерек була. Ел дәвамында шулай өч тапкыр шаярта. Урынга, әлбәттә, хокук сакчылары, коткаручылар һәм табиблар килеп җитә. Тикшерәләр. Йортта яшәүчеләрне куркуга салырга мәҗбүр булалар. 

Ялган мәгълүмат җиткергәне һәм хезмәт кешеләрен ялган рәвештә эшләреннән бүлдергәне өчен суд Шәйдуллинны 1 елга ирегеннән мәхрүм итте. Моннан тыш, ул Чаллының Эчке эшләр идарәсенә 16 мең сум, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәһәрдәге 15нче отрядына 5 мең сум ярым штраф түләргә тиеш булачак. 

"Уеннан уймак чыга" дип юкка гына әйтмиләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд