Чаллы ишегалдында - «аквариум»
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ишегалдында - «аквариум»

Графити осталары исә 4 көн эчендә подстанцияне танымаслык итеп үзгәрткәннәр.

Чаллы ишегалларының берсендә «аквариум» барлыкка килде. Автошәһәр мэриясе үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр итә.

Үзенчәлекле объектны 50/01нче йорты ишегалдында күрергә була.  Ул гади бер трансформатор подстанциясе. Территорияне үзгәртеп корганнан соң проект белгечләре әлеге объектны заманчалаштырырга теләгән. Алар шәһәрнең танылган граффити рәссамнары Марат Билялов һәм Гера Титовка мөрәҗәгать иткән.  Графити осталары исә 4 көн эчендә подстанцияне танымаслык итеп үзгәрткәннәр. Ул хәзер су астын хәтерләтә.

фото:https://t.me/nabchelnyofficial

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев