Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре җанатарларын бушлай Казанга алып баралар

Турнирда Татарстан шәһәр-районнарыннан 400ләп бил алышучы катнашачак.

17-18 февральдә Казанда шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш турниры узачак. Ул иң дәрәҗәле бәйгеләрнең берсе санала. Әлеге көрәш республикада быел 60нчы тапкыр уздырыла. Үз көчләрен Чаллы көрәшчеләре дә сынарга уйлый. Барлыгы 28 спортчы турнирга барырга җыена. 

- Чаллыдан җанатарлар барырга ризалык белдерсә, алар өчен бушлай автобус бүлеп бирәчәкбез. Үзебезнең батырларыбыз, Чаллы бренды өчен бергә җан атыйк, - ди Чаллыда татарча көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт милли көрәш