Чаллы кызлары “Поле чудес!”та Якубовичны шаккаттырды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызлары “Поле чудес!”та Якубовичны шаккаттырды

Тапшыру эфирга декабрьда чыгачак.

Чаллы кызлары “Поле чудес!” тапшыруында да үз эзен калдырды. Шушы көннәрдә 1нче балалар музыка мәктәбенең “Бусинки” вокал ансамбле Останкинога барды. “Поле чудес!” телешоуында җитәкчеләре Юлия Кукаркина катнашты. Кызлар аның өчен җанатты.

Җитмәсә, тапшыру алып баручысы Леонид Якубовичны да шаккаттырдылар. Матур костюмнардан җырлап күрсәттеләр. Бүләккә “КАМАЗ-мастер” командасы сурәтләнгән панно һәм чәк-чәктән ясалган “Поле чудес” барабаны бүләк иттеләр. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


балалар бәйрәм

Нет комментариев