Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы Вероника Лазарева – «Безнең заман герое» премиясе иясе

Аяк- кулларсыз туган Чаллы кызы Вероника Лазарева уңышлары белән шаккаттыруын дәвам итә.

Аяк-кулларсыз туган Чаллы кызы Вероника Лазарева уңышлары белән сөендерүен дәвам итә. Күптән түгел аның турында социаль челтәрләрдә «Мин гадәти кыз» дигән фильм чыкты. Бүген исә аның «Фитнес Коммунити» бөтенроссия премиясендә «Безнең заман герое» номинациясендә җиңүе мәгълүм булды. «Әлеге чара безне музыка тирәсенә берләштерде. Оештыручыларга рәхмәт», – ди ул.

Вероника Лазарева киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. «Мин үземә тиң яр табып, гаилә корырга, бала табарга телим», – диде ул. Максатчан, тырыш кызның  бәхетле хатын һәм әни булуын да күрергә язсын. 

Фото Вероника Лазаревадан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев